Рифат Зариповның концертында кызыклы хәл булган

-- Лейла

Тамашачы аңа чәчәк урынына акча биргән.

Җырчы акчаны алудан баш тартса да, ул анда калган. Шул рәвешле, соңыннан артист дога да кылып куйган.

«Миңнеәхмәт абый миңа җыр тексты һәм 500 сум акча алып килгән. Акчасы кирәкми, җырыгызны алам, дигән идем, «Минем акча пичәтли торган машинкам бар, монысы – сиңа», диде. Яратам шундый ачык, юмор хисе булган кешеләрне!», – ди артист  видеосында.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-10-23/akcha-basa-torgan-mashinkam-bar-4437512

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле