Туймазыда танылган җырчы Марат Яруллинның концерты уңышлы үтеп китте. Кызык хәлләр дә булды…
Җырчының җанатарлары шоуны карап кына калмады, ә романтик гамәлнең шаһитлары да булды. Артист Туймазы егетенә кызына тәкъдим ясарга ярдәм итте.
Концерт уртасында Марат Яруллин 13нче рәттә 6нчы урында утыручы кешегә футболка бүләк итәчәген белдерде. Сәхнәгә бер кыз чыкты. Марат аның игътибарын читкә юнәлткән арада, сәхнә артыннан чәчәк бәйләме һәм йөзек тоткан егет чыкты. Кыз, борылып карагач, бер тезендә басып торган егетен күрде. Көчле алкышлар астында ул: “Әйе!” диде.
Артист яшьләрне котлап, туйга чакыру көтүен әйтте, дип яза “Туймазы хәбәрләре”.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-10-28/ul-ye-dide-4444939
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

