Табиб иртәнге аш өчен иң куркыныч ризыклар турында сөйләде

-- Лейла

Эндокринолог, медицина фәннәре докторы Зөһрә Павлова, форманы яхшы (спорт һәм туклану) саклау өчен нәрсә мөһим, дигән сорауга, уңышның 90 проценты ризыкка бәйле, дип белдерә.

Әгәр дә дөрес тукланмасаң, үзеңне зыянлы ризыклардан чикләмәсәң, спорт белән шөгыльләнүнең бөтен файдасын юкка чыгарырга мөмкин. Сәламәт тормыш юлына баскан күпчелек кешеләр беренче ашаудан башлап хата ясый. Мәсәлән, иртән әфлисун суты эчү гадәте сәламәтлеккә һәм тышкы кыяфәткә уңай тәэсир итми, чөнки бу очракта кеше бик күп фруктоза ала.

“Фруктоза — ул шикәр, кыска вакыт эчендә ачыктыра һәм май туплауга китерә”, — дип кисәтә белгеч.

Иртә белән эремчек ашау яки бер стакан кефир эчеп кую, шулай ук, бик яхшы вариант түгел. Әлбәттә, аларда белгечләр һәр ашауда булырга тиеш дип киңәш иткән аксым бар. Әмма мондый иртәнге аш (эремчек яки кефир) белән тиешенчә туеп булмаячак.

“Эремчек һәм кефир янына яшелчәләр яисә икмәк кисәге кирәк”, — дип киңәш бирә табиб.
Белгеч иртәнге аш өчен иң куркынычы — кыздырылган бекон белән йомырка тәбәсе дип саный. “Бу ризыклар безнең төс-кыяфәткә һәм сәламәтлеккә зур зыян китерә”, – дип билгели эндокринолог.

Табиб сәламәтлекне саклау һәм тиз картаймау өчен кыздырылган ризыктан баш тартырга киңәш итә.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-10-28/yomyrka-t-b-sen-esh-ashyysyzmy-4443821

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле