Григорий Лепс авыр хәлдә

-- Лейла

Русия эстрадасы җырчысына нәрсә булган?

Григорий Лепс Владивостоктагы концертан соң ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатылган.

Сәламәтлеге кинәт начарлану сәбәпле, җырчы якын арадагы өч чыгышын һәм барлык корпоратив чараларын да кичектергән.

“Mash” басмасы мәгълүматларына караганда, артист 19 октябрьдәге чыгышыннан соң ук Боткин дәваханәсе белгечләренә мөрәҗәгать иткән. Концерт эшчәнлеге ким дигәндә октябрь ахырына кадәр туктатылган. Лепс тирәсендәге чыганаклар хәбәр итүенчә, җырчыга “җитди агулану” диагнозы куелган, хәле авыр дип бәяләнә.

Дәвалану ябык режимда алып барыла, госпитализация турында мәгълүмат бик аз кешегә генә билгеле.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/novosti/2025-10-28/grigoriy-leps-avyr-h-ld-4443564

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле