Ризат Рамазанов: “Иң кадерле көннәрем…”

-- Лейла

Җырчыга 35 яшь тулган. Бу уңайдан ул зур бәйрәм оештырган.

Ризатның концертына, аны хөрмәт итеп, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Вадим Захаров, Айдар Тимербаев, Рифат Зарипов, Филүс Каһиров һәм Раяз Фасыйхов килгәннәр. Алар, ихлас котлап, җырларын бүләк иткән.

“Концерт юбилярның балачак хатирәләренә багышланган шигъри юллар һәм видео-клип күрсәтелүдән башланып китте. Һәм бүгенге көненә кадәр килеп җиттек.

«…Иң кадерле көнем Зинираны очраткан көн булгандыр, Башкортстан чибәрен…» Концерт башында яңгыраган сүзләрнең иң истә калганы шул булды. Хатыны Зинира апага моны ишетү бик рәхәттер инде. Ризат Рамазанов үзе – Саба егете. Язмыш сукмакларны ничек салган бит! Күрше авыл кызын алу түгел бит бу. Күрше республикадан!” – дип яза “Интертат” хәбәрчесе.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-10-30/i-kaderle-k-nn-rem-zinirany-k-r-bulgandyr-4446614

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле