Декабрьдә икеләтә пенсия киләчәк

-- Лейла

Бу хакта Русия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерде.

Банк карталарына пенсия түләүләре алучы гражданнарга гыйнвар пенсиясе, Яңа ел бәйрәмнәре дәвамлы булу сәбәпле, декабрьдә үк күчереләчәк. Каникуллар 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәдә, түләү алу көннәре 1еннән 11нче гыйнварга кадәр булган пенсионерлар акчаларын декабрь ахырында алачак.

Әмма, Хезмәт министрлыгы башлыгы сүзләренчә, “Русия Почтасы” аша пенсия алуны өстен күрүче пенсионерларга гыйнварга кадәр көтәргә туры киләчәк. Хат ташучылар озын Яңа ел бәйрәмнәре белән рәхәтләнеп ятмаячак – алар инде 3 гыйнварда эшкә чыгачак.

Вакытыннан алда түләнгән Яңа ел бонусына күңелле яңалык та өстәләчәк: киләсе ел башыннан иминият пенсияләре 7,6 процентка артачак.

Социаль һәм дәүләт пенсияләре, пособие төренә карап, соңрак индексацияләнәчәк: 1 апрельдә һәм 1 октябрьдә.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/social/2025-10-29/dekabrd-ikel-t-pensiya-kil-ch-k-4445976

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле