Киләсе ел башыннан запаста булмаган гражданнарны срочный хезмәткә чакыру 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр барачак.
Дәүләт думасы депутатлары «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» һәм «Альтернатив гражданлык хезмәте турында» законнарга тиешле төзәтмәләрне өченче укуда кабул итте.
Киләсе ел башыннан запаста булмаган гражданнарны срочный хезмәткә чакыру 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр барачак (хәзер чакыру елына ике тапкыр — 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр гамәлгә ашырыла).
Хәрби хезмәт узу урыннарына җибәрү елга ике тапкыр – 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр булачак. Бу чакта хәрби хезмәт узу урыннарына җибәрелүнең башка сроклары каралган гражданнар исемлеге беркетелә.
Үзгәрешләр авторлары – Дәүләт думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов һәм аның беренче урынбасары Андрей Красов, яңа сроклар военкоматларга йөкләнешне тигезләргә мөмкинлек бирәчәк, дип саный.
Моннан тыш, яңа закон реестрда урнаштырылган повесткалар буенча чакыру пунктына килү срокларын беркетә – 30 көн.
Закон рәсми басылып чыгу вакытыннан үз көченә керәчәк, дип хәбәр итә Дәүләт думасы матбугат хезмәте.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2025-10-30/armiyag-el-d-vamynda-chakyrachaklar-4447604
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

