Тямайның Уфада мәхәббәте бар?!

-- Лейла

Кем икән ул?

Тиздән татар эстрадасы җырчысы Фирдус Тямаевның Уфадагы концертлары башлана. Шул уңайдан җырчы “Роксана” радиосына эфирда катнашырга килгән. Биредә ул тапшырулар алып баручы Рузилә Байкова белән очрашкан һәм аны үзенең Уфадагы мәхәббәте дип атаган. Бу хакта җырчы Интернет челтәрендә пост бастырган.

“Дуслар, мин Уфада “Роксана” радиосында. Менә карагыз, минем Уфадагы мәхәббәтем килде. Рузилә Байкова ул. Миңа һәрвакыт күчтәнәчләр алып килә”, – ди җырчы.

Чыннан да, Рузилә җырчы янына буш кул белән килмәгән һәм Фирдус Тямаевка бакча җимешләреннән эшләнгән ризыклар бүләк иткән.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/novosti/2025-10-29/tyamay-ufadagy-m-h-bb-ten-k-rs-tte-4445782

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле