Башкорт хуҗабикәсе: “Миңа ямьсез сүзләр язмагыз…”

-- Лейла

Блогер “Башкорт хуҗабикәсе” подписчикларыннан ярдәм сораган.

Бу хакта Интернет челтәрендә пост бастырган. Мәгълүм булуынча, блогер бик нык ябыкты һәм аңа яңа кыяфәт керде. Шул уңайдан подписчиклар аңа ямьcез комментарийлар язып калдыра башлаган.

“Дуслар, начар сүзләр язмагыз инде. Сез бит кешене кимсетәсез. Каты ябыкканымны мин үзем дә беләм. Табиблар белән һәрвакыт элемтәдә торам. Аллаһы бирса, алда мине операция дә көтә.

Зинһар, ямьсез сүзләр язмагыз. Миңа сезнең ярдәмегез кирәк: кеше сүзе күңелне җылыта, диләр, Шуңа күрә матур теләкләр теләсәгез, миннән дә бәхетлерәк кеше булмас”, дигән ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/novosti/2025-10-31/mi-a-yamsez-s-zl-r-yazmagyz-4449688

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле