Рөстәм Нәбиев: “Мин үземне башкача интектермим!..”

-- Лейла

Блогер Рөстәм Нәбиев бодибилдинг буенча ярышларда катнашканнан соң тетрәндергеч пост бастырды.

Ярышта ул дүртенче урын алды.

“Бу минем Русия чемпионатында дебют булды. 4нче урын алдым. Бу хәлгә кәефем төшмәде. Бу ярышларда тәҗрибәле спортчылар катнаша һәм алар белән көч сынашырга бик авыр. Иң мөһиме – үземнең чыгышымнан кәнәгать калдым. Барлык җиңүчеләрне котлыйм һәм алдагы чыгышларда уңышлар теләп калам.

Ә мин бу спорт төрендә үз карьерымны тәмамлыйм. Үземне башкача болай җәфаламаячакмын. Бу бик авыр: диеталар, тренировкалар. Миндә хәзер зур җаваплылык, гаиләм. Шуңа күрә үземнең сәламәтлегемне сакларга кирәк.

Иң мөһиме – мин үзем белән горурланам”, – дип язган ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/novosti/2025-11-03/min-zemne-bashkacha-falamayachakmyn-4451621

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле