Иң яхшы дус нинди була?

-- Лейла

Ислам дине күзлегеннән караганда, иң яхшы дус нинди булырга тиеш?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Яхшы дус хушбуй сатучыга охшаган. Ул сиңа хушбуйны бүләк итәчәк яки сатачак, яисә ислемайның хуш исе сиңа сеңәчәк. Яман дус исә тимерчегә охшаган. Ул синең киемеңне яндырачак яки аның начар исе сиңа сеңәчәк” (Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).

Халкыбыз да: “Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле”, – дип әйтә.

Дусларыбызның кадерен белеп, булган хата-кимчелекләренә “күз йомарга” өйрәник, кардәшләрем.

Бер-беребезгә терәк, киңәшче, үгет-нәсыйхәтче булып, күркәмлеккә, изге гамәлләр кылуга чакырып яшик.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/
2025-11-04/i-yahshy-dus-nindi-bula-4452066

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле