Русия киңкүләм мәгълүмат чаралары Олег Газманов каты авырый дип яза.
Табиблар Олег Газмановка трюклар ясауны тыйган. Сәхнәдә үзенең махсус сальтосы һәм шпагаты белән танылган 74 яшьлек артист сәламәтлеге белән проблемалар аркасында актив трюклардан баш тартырга мәҗбүр була.
Mash ТГ-каналы мәгълүматлары буенча, җырчы табибларга бил һәм аягы авыртуга зарланып мөрәҗәгать иткән. Тикшергәннән соң, аңа коксартроз диагнозы куела.
Табиблар физик йөкләнешләрнең авыруны көчәйтүгә, хәрәкәтләнүне тулысынча югалтуга китерергә мөмкин, дип кисәткән. Артистка трюклардан, шул исәптән сальто, шпагат һәм хәтта тренировкалардан тулысынча баш тартырга киңәш иткәннәр.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/novosti/2025-11-06/gazmanov-avyryymy-4454722
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

