Ни өчен каркаде чәен ешрак эчәргә кирәк?

Ул йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан файдалы.

 1. Табигый антиоксидантларга бай, алар:
• кан тамырлары һәм йөрәк авыруларыннан саклый.
• капиллярларны ныгыта.
• организмда коллаген барлыкка китерә: тиренең сыгылмалылыгын сакларга ярдәм итә һәм картаюны акрынайта.

2. Женес органнары системасы өчен файдалы.
Каркаде сидек кудыру эффектына ия. Ә аның составында булган пектин:
• тозларны һәм токсиннарны чыгара,
• сидек юлларын чистарта,
• бигрәк тә ирләр сәламәтлеге өчен файдалы.

3. Күрү сәләтен яхшырта
• күздәге вак кан тамырларын ныгыта,
• күрүне саклый,
• күз аруын киметә.

4. Каркаде организмны чистарта:
• токсиннарны чыгарырга,
• ашкайнатуны нормальләштерергә,
* эчәклек системасын көйле эшләргә ярдәм итә.

Сүз уңаеннан әйтеп үтик, каркаде чәе махмырдан да яхшы ярдәм итә – интоксикацияне бетерә һәм кәефне күтәрә.

ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/news/-mgyyat/2025-11-01/ni-chen-karkade-ch-en-eshrak-ech-rg-kir-k-4450246

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле