Әнвәр Нургалиев: “18 яшьлек кызларның һәммәсе дә диярлек “ясалган”

-- Лейла

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев  пластик операцияләргә үтә дә кискен карашта. 

 “Башкирская домохозяйка” буларак билгеле блогер Миләүшә белән әңгәмәсендә ул шул хакта да әйтә.

Мәгълүм булуынча, блогер ашказанын кечерәйтте, бик нык ябыкты, хәзер инде пластик операция ясатырга, битләрен тарттырырга җыена. Әнвәр исә мондый процедураларга кискен каршы.

– Әниләрне, әбиләрне карагыз, алар нинди матурлар! 25-30 яшьлек чагындагы фотоларына күз салыгыз: косметикасыз, операциясез дә аларның барысы да үз урынында, барысы да матур! Хәзер исә 18 яшьлек кызларның һәммәсе дә диярлек “ясалган”, башта – иреннәре, аннары үзләре керә. “Подушка безопасности”, диярсең, – ди ул.

Моннан тыш, блогер артисттан ничек шулай һаман матур, яшь килеш калуы белән кызыксынган. Җырчы исә әйбәт туклануын, ләкин тормышында стрессларның да күп булуын әйткән.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-11-07/mm-se-d-diyarlek-yasalgan-4456154

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле