Әле сентябрьдә генә киләсе елга каталогка кергән булган. Хәзер саубуллашу сүзе язганнар, каталогтан чыкканнар. Йөз ел чыккан “Татарстан яшьләре”нең соңгы саннары чыга. Ягъни почтада гәзиткә язылып булмаячак.
Соңгы елларда бу басма финанс проблемалары кичерә иде. Штатта 7 кеше эшләгән. “Үземнең дә февральдән бирле хезмәт хакы алганым юк”, – дигән “Бизнес Онлайн”га баш мөхәррир Атлас Гафиятов.
“Татарстан яшьләре” элекке елларда зур тиражлар белән чыкты.
“Хәзерге татар матбугатында эшләгән өлкән һәм урта буынның күпчелегенең “Татарстан яшьләренә” ниндидер катнашы бар – язган, эшләгәнме шунда. “Татарстан яшьләре” ул бер символ иде инде. Ул шундый бер нани гәҗит иде. Күңел җылымлы. Энергетикалы. Шул энергетикасы саклап торгандыр инде аны. Әмма заман үзгәргәндә үзгәрмәделәр шул, кызганыч. Экономик яктан, иҗади яктан дигәндәй. Кызганыч, күп еллар буе гәҗитне җитәкләгән һәм аны шушындый иткән Исмәгыйль Шәрәфиев үзе дәрәҗәсендәге останы калдыра алмады. 2017 елдан гәзитнең баш мөхәррире Атлас Гафиятов иде.
“Татарстан яшьләре” беренче һәм соңгысы гына булмас кебек…” – дип язган танылган журналист Рәмис Латыйпов.
Чыннан да, анда Миңназыйм Сәфәров, Флера Низамова, Риман Гыйлемханов, Гөлнара Сабирова, Фирдүс Гыймалтдинов, Илфак Шиһапов, Чулпан Фәттахова, Рәмис Латыйпов һ.б. бик күп журналистлар эшләде. Илсөя Бәдретдинова, Зөлфәт Хәким даими язышып тордылар.
Соңгы чыккан санда редакция “Саубуллашу сүзе” бастырган. Бәлки, бу соңгы сан да булыр, монысы әле билгесез. Ә инде 2026 елдан “Татарстан яшьләре” чыгудан туктаячак, ди.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2025-11-08/tatarstan-yashl-re-chygudan-tuktayachak-4458322
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

