Дога кылганнан соң битне сыпыру Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте булып тора.
Ибне Габбас радыяллаһу ганһе Расүлебезнең әлеге сүзләрен тапшырган: “Аллаһка дога белән мөрәҗәгать иткәндә учларыгызны ачыгыз һәм аларны аска каратмагыз. Дога кылуны тәмамлаганнан соң йөзләрегезне сыпырыгыз”.
Тугры хәлиф Гомәр радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кулларын догага күтәргәннән соң битен сыпырмыйча төшермәгәнен хәбәр иткән (Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан).
Кайбер галимнәр бу гамәлне болай дип аңлата: “Раббыбыз беркайчан да колларының догаларын игътибарсыз калдырмый һәм күтәрелгән кулларга Үзенең рәхмәтен, бәрәкәтен иңдерә. Шуның өчен әлеге нигъмәтне йөзләргә ирештерү күркәм гамәл, чөнки кешенең йөзе – аның тәненең иң мәртәбәле өлеше булып тора”.
Ягъни битне сыпырып, Раббыбызның рәхмәтенә ия булабыз.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2025-11-08/doga-kylgach-nik-bitne-sypyralar-4458438
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

