Баш миенә туклыклы матдәләр һәм кислород илтүче кан тамырлары бик күп.
Баш миенең эшчәнлеге аларның торышына турыдан-туры бәйле. Кан тамырлары тыгылса, баш миенә туклыклы матдәләр җитәрлек күләмдә килү килми. Баш мие тулы куәтенә эшләмәсә, ул бөтен организмда чагылыш таба. Шуңа да кан тамырларының сәламәтлеген иң беренче чиратта кайгыртырга кирәк. Моның өчен: эчә торган чәегезгә көн дә бер генә чеметем дарчин – корица өстәгез. Атна-ун көннән соң нәтиҗәсе гаҗәпләндерәчәк. Болай эшләгәндә баш миенең уйлау-фикерләү сәләте күпкә арта.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-11-09/darchin-kan-tamyrlaryn-chistarta-4458709
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

