
«Контракт имзаладым»
Айдар Гайфетдинов Лениногорскида туып үскән. Махсус хәрби операциядә булганда, өйдә аны хатыны һәм 4 баласы көтеп тора: хәзер аларга 17, 13, 5 һәм 4 яшь. Махсус операциягә киткәнче, ул нефть сәнәгатендә эшләгән, скважиналар бораулау буенча белгеч булган, җитәкче вазыйфасын башкарган.
«Контрактны 2024 елның февралендә имзаладым. 2022 елда ук барырга теләгән идем, ләкин балаларның әле бик кечкенә булулары тотып калды, хатыныма миннән башка авыр булыр иде», – дип сөйли Айдар.
Айдар хәрби тәҗрибәсен армиядә хезмәт иткәндә үк алган, шуңа күрә ул үз көченә ышанган.
«Минем хәрби кушаматым «Бигфут» булды – армиядәге кебек үк. «Зур аяк» дип тәрҗемә ителә – аны миңа аяк киемемнең 46 размерлы булуы аркасында бирделәр. Мин мотоукчылар гаскәренә эләктем, взвод урынбасары итеп билгеләделәр – командирым бу вазифаны миңа ышанып тапшырды. Без танкка каршы идарә ителә торган ракеталар белән эшләдек. Армиядә мин авиациядә хезмәт иттем, монда барысы да яңа кебек тоелды, ләкин, яхшы укыту нәтиҗәсендә, сугышта кирәкле күнекмәләрне тиз үзләштердем», – дип сөйли ул.
«Куркуны күрсәтмәскә кирәк»
Айдар, Россия армиясе һөҗүме барган вакытта, Авдеев юнәлешендә хезмәт иткән.
«Безнекеләр һөҗүм юлларын чистартты, Бердычи, Очеретино һәм башка авылларны азат итте. Җитәкчелек безнең алга бурычлар куйды, без аларны үтәргә тырыштык. Минем хәрби тәҗрибәм юк иде, ләкин мин барлык эмоцияләрне алып атарга тырыштым, үзем өчен барысын да эш итеп кабул иттем. Позитив булып күренергә теләдем. Куркуны күрсәтмәскә кирәк, дип саныйм. Бу – артык», – ди Айдар.
Хезмәт вакытында ул Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашырга да өлгергән.
«Башта безне Ростовка алып килделәр, анда иң яхшыларны сайлап алдылар, аннары инде Мәскәүгә киттек. Мин хәтта беразга гына булса да хатыным белән дә күрешә алдым – ул махсус минем янга очып килде. 10сында без үз позицияләребезгә кире кайттык, хәрби бурычларны үтәүне дәвам иттек», – дип искә ала Айдар.

«Егетләрнең яшәү теләген күзләреннән укып була иде»
Сугыш көннәрен искә төшергәндә, ул бөтен тормыш юлы күз алдыннан узган көннәрнең шактый булуын әйтә.
«Төрле хәлләр булды. Икенче батальон егетләре ут астына эләккән бер мизгел истә калды. Икесе аяксыз калды. Без аларны эвакуацияләргә киттек. Егетләрнең яшәү теләге шулкадәр көчле иде, моны аларның күзләреннән укып була иде», – дип искә ала ул.
Айдар да аяксыз кала – бу нәкъ менә чираттагы биремгә чыккач була.
«Узган елның июнь азагында Очеретинск юнәлешендә һөҗүмгә бара идек. Мин командование кушуы буенча позицияне алыштырдым, урманга кергәндә, мине дрон күреп алды. Беренче ату белән үк снаряд минем янда шартлады – шунда ук аяк өзелде. Мин окопка шуышып киттем, үземә беренче ярдәмне күрсәттем, авыртуны баса торган укол ясадым. Үз-үземә аягымны кисәргә туры килде, югыйсә мин аны бинтлый һәм эшкәртә алмас идем – тукыма калдыклары комачаулый иде», – дип аңлата Айдар.
Бу хакта сөйләгәндә дә ул хис-кичерешләрен күрсәтми, шуңа күнеккән, авыр вакыйгаларны да тыныч кына сөйли.
«Мине бишенче көнне генә эвакуацияләделәр. Бу вакытны мин ризыксыз һәм сусыз үткәрдем. Үлемнән курыкмадым, әгәр атышлар дәвам итсә, минем гәүдәм җир белән күмелер, һәм мине таба алмаслар – хәбәрсез югалган булып калачакмын, гаиләм мине җирли алмаячак, дип кенә борчылдым», – дип сөйли ветеран.
«5 тәүлек буе дога укыдым»
Аның үзе белән балалары һәм хатыны биреп җибәргән төрле талисманнары булган – бәлки, нәкъ менә алар аңа исән калырга ярдәм иткәндер, дип фаразлый Айдар.
«Хатыным миңа кечкенә кашык, ә балалар – үз фотоларын биргән иде. Менә шушы 5 тәүлек буена мин дога укыдым һәм яхшыга өметләндем. Бу вакыт эчендә мине эвакуацияләргә тырышып карадылар, ләкин һөҗүмнәр барды. Мине чыгарырга тырышып караган арада, 2 кеше һәлак булды һәм 3есе имгәнде. Бу хакта белгәч, минем өметем нык какшады», – ди ул.
Бу вакыт эчендә «Баста» кушаматлы рота командиры Айдарны коткарып кала алачагына чын күңелдән ышана, ул аның артыннан кабат-кабат эвакуация җибәрә.
«Командование ярдәмендә мине эвакуацияләделәр. Аннары Ростовка алып чыктылар һәм борт белән Екатеринбургка китерделәр, Самарада протез ясадылар. 25 декабрьдән соң мин инде өйгә кайттым. Миңа бәхет елмайды», – ди ветеран.

«Протез бик уңайлы, күпләр хәтта минем аякларым булмавын сизми дә»
Айдарны өйдә чын герой итеп каршы алалар.
«Быелның июнендә мин дәүләттән бионик протез алдым. Ул бик уңайлы, күпләр хәтта минем аякларым булмавын сизми дә. Мин гадәти тормыш алып барам дияргә була, инде эшкә урнаштым: мине «Ватанны саклаучылар» фондына кабул иттеләр. Аның җитәкчесе Гүзәл Удачина эшкә урнашырга ярдәм итте. 1 октябрьдән эшкә керештем. Әлбәттә, бу – минем өчен яңа эш. Мин гомерем буе кырларда гына эшләдем, әмма булдыра алачагыма ышанам. Бу – вакытлыча кыенлыклар», – дип ышана ул.
Ветеран үзенең ватанпәрвәрлеген тыныч тормышта да күрсәтә алуына бик шат. Фронттан кайтканнарга ярдәм бик кирәк, дип саный ул.
«Кемдер документларны ничек рәсмиләштерергә, кая мөрәҗәгать итәргә икәнен, нинди ташламалар барлыгын белми. Миңа социаль координатор ярдәм итте, ә хәзер мин башкаларга ярдәм итәчәкмен. Фонд бик зур ярдәм күрсәтә. Миңа, мәсәлән, протез алырга ярдәм иттеләр, эш белән булыштылар, документлар белән ярдәмне дәвам итәләр. Биредә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә дә ярдәм итәләр. Спорт белән шөгыльләнергә этәрәләр. Күптән түгел мин Рәис спорт кубогында катнаштым», – дип сөйли ветеран.
Айдарның вазифасы гади түгел: социаль координатор 24/7 элемтәдә булырга тиеш.
«Мин моңа әзер. Монда бернинди авырлык күрмим. Минем эшемдә иң мөһиме – ярдәм итү теләге», – ди ветеран.
ЧЫГАНАК: https://www.tatar-inform.ru/news/vyzit-pomogli-molitva-i-fotografii-detei-veteran-svo-o-tom-kak-vernulsya-domoi-6001847 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

