Рифат Зарипов концерт вакытында уңайсыз хәлгә калган

Җырчы Рифат Зарипов Саба районына концерт куярга барган. Әмма концерт барышында ноутбук сүнгән.

«Егетләр белән баянга гына җырларга тырышып маташу. Хата-кимчелекләр өчен гафу кылыгыз, сабалылар», – дип яза ул, социаль челтәрдәге сәхифәсенә видео куеп.

«Шундый искиткеч тавыш, энергетика белән югалып булмый. Молодец, Рифат абый», «Матур җырлыйсың, тагын тыңлыйсы килә», «Нинди җырга тотынсаң да өздереп җырлыйсың», «Ноутбугыгыз ешрак сүнсен. Баянга искиткеч матур җырлыйсыз», «Рифат, була икән бит баянга да җырлап, Казанда баянга җырлавыңны көтеп калабыз», – дип яза тамашачылар.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/rifat-zaripov-koncert-vakytynda-unaisyz-xalga-kalgan-5876441

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле