Сатучы хаклымы?

-- Лейла

─ Сут сыга торган техника сатып алдым. Ике атнадан соң аны беренче тапкыр сынап карадым, ул үзенең төп функциясен үтәми булып чыкты: сут чыгармый. Ике капчыктан 1 литр чыкты. Аны кибеткә кире тапшырдым, чөнки гарантиясе бер ел иде. Сатучыга дәгъва яздым. Ун көннән соң экспертиза үткәрми генә сатучы миңа акчаны кире кайтармаячагын әйтте. Бу очракта нишләргә була?

─ Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның 18 мәддәсе нигезендә сатучыга язма таләп куя аласыз:

– сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару,
– яисә товарны икенчегә алмаштыру һ. б.

Закон таләпләре нигезендә, сатучы сыйфатны тикшерергә, әгәр сез сыйфатны тикшерү нәтиҗәсе белән килешмәсәгез, экспертиза үткәрергә тиеш. Экспертиза нәтиҗәсен судта кире кага аласыз.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-11-09/satuchy-haklymy-4458919

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле