Дүрт мең савап алу өчен нишләргә кирәк?

-- Лейла

Һәр мөселман Коръәннән бер генә булса да аять белә. Ышанмыйсызмы? Әмма бу шулай, чөнки һәрберебез Изге Коръәннең аятьләреннән булган «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» сүзләрен белә.

Аллаһ Тәгалә «бисмилләһ»не әйткән һәр кеше өчен әлеге сүзләрне бу дөньяда һәм әхирәттә кайгылардан яклаучы, шайтаннардан саклаучы һәм төрле авырулардан дәва итте.

«Бисмилләһ»нең кыйммәтенә килгәндә, Ибн Габбас тапшырган хәдистә болай диелә: «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим вә ләә хәулә вә ләә куввәтәл-билләһ» сүзләрен әйтүчене Аллаһ җитмеш төрле кайгыдан саклар». Гали: «Кемдер кайгыга дучар булса, кыен хәлдә калса, яки газап чиксә, шул «бисмилләһ»не (алдагы хәдистә китерелгәнчә) әйтсен, һәм Аллаһ бу кыенлыкларны читләтер», – дигән.

Ибн Мәсгуд исемле сәхабә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең болай дип әйткәнен тапшыра: «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип әйтүчегә Аллаһ Тәгалә бу сүзләрдәге һәр хәреф өчен 4000 савап яза, 4000 начар гамәлен бетерә һәм шул ук санга аның дәрәҗәсен арттыра» (Әд-Дәйләми).

Әнәс ибн Мәлик Пәйгамбәребезнең мондый сүзләрен тапшыра: «Әгәр барлык агачлар – каләмгә, ә барлык диңгез һәм океаннар карага әверелсә, һәм барча кешеләр, җеннәр вә фәрештәләр җыелып, «бисмилләһир-рахмәнир-рахим» сүзләренең мәгънәсен яза башласа, мең ел эчендә алар аның уннан бер өлешен дә яза алмас иде».

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2025-11-10/d-rt-me-savap-alu-chen-nishl-rg-kir-k-4459244

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле