“Мәктәп тәмамлагач та әни булырга кирәк!”

-- Лейла

“17 яшьтә әни булдым. Ирем бар, әти-әниләребез бала тууына бик шат иде. Ләкин хәтерлим әле, бала белән утырган чакта минем тормышымда башкача ахирәтләр дә, төне буе күңел ачулар да, яхшы эшем дә булмаячак, дип борчыла идем.

Хәзер миңа – 23, ә балама 5 яшь. Институт тәмамладым, үз белгечлегем буенча эшлим. Бүген мин үз карьерам белән шөгыльләнә алам һәм кияүгә чыгарга вакыт, бала табарга, карьера төзергә кирәк дип уйламыйм. Хәзер яшьтәшләремә карыйм да аларны кызганам. Аларның бернәрсәсе дә юк. Кемдер вакытлыча эш тапкан, берәүләр институт тәмамлый. Әле бит егет тә юк, кияүгә дә чыгарга вакыт.

Кыскасы, минем кызым үскәч, мин аңа да мәктәптән соң ук бала табарга кушачакмын”.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-11-10/m-kt-p-t-mamlagach-ta-ni-bulyrga-kir-k-4460224

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле