Аның файдасын саклап калу өчен гади генә кагыйдәне үтәгез.
Лимонлы чәй — иң популяр һәм гадәти эчемлекләрнең берсе, аны еш кына тонус күтәрү, салкын тигәндә һәм аппетитны ачып җибәрү өчен дә эчәләр. Ләкин лимонлы чәйне дөрес әзерләмәгән очракта аның файдасы кимергә мөмкин.
Әчетү производстволары технологиясе һәм шәраб ясау кафедрасы профессоры Марина Мойсеяк аңлатканча, С витамины (аскорбин кислотасы) 45-50 градустан югары температурада таркала башлый. Эчемлекнең максималь файдалы үзенчәлекләрен саклап калу өчен, берничә гади генә кагыйдәне үтәргә кирәк.
“Эчемлек чыннан да витаминлаштырылган булып калсын өчен, гади кагыйдәне үтәргә: температура 40-45 градустан түбән булган, бераз суына төшкән чәйгә лимон салырга кирәк. С витамины сакланачак, лимон тәме дә чыгачак. Моннан тыш, лимонлы чәй озак торырга тиеш түгел. 1-2 сәгатьтән кислород һәм яктылык тәэсирендә витаминнарның күп өлеше югала. Эчемлекне әзерләгәннән соң ук — 15-20 минут эчендә эчү бик яхшы булачак”, — дип ассызыклый ул.
Лимон кабыгын еш кына ташларга гадәтләнгәнбез. Ләкин аңа аерым игътибар бирергә кирәк. Аның кабыгында антиоксидант тәэсире булган һәм иммунитетны ныгытуга ярдәм итә торган эфир майлары, флавоноидлар һәм микроэлементлар тупланган. Чәйгә лимонның кабыгын да кушып җибәрү аның тәмен һәм файдалы үзенчәлекләрен баета.
Лимонлы чәйнең файдасын көчәйтү өчен, җылымса чәйгә бал өстәргә була. Яшел яки үлән чәе белән кушып әзерләү аеруча нәтиҗәле, чөнки бу сортлардагы полифеноллар С витаминының тәэсирен көчәйтә. Шулай ук лимонлы чәйгә имбир, бөтнек яки гөлҗимеш кушу да бик файдалы — бу эчемлекнең антиоксидант активлыгын арттыра.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-11-11/limonly-ch-yne-d-res-yasyysyzmy-4461117
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

