Ун яшьлек малай тренировкадан кайтып килгәндә җирдә яткан 10 сум акчаны алырга уйлый һәм шул вакыт шартлау яңгырый…
Кичә Мәскәү янындагы Красногорскида гадәттән тыш хәл булган: күнегүләрдән соң 10 яшьлек Глеб җирдән 10 сумлык купюраны алырга уйлаган һәм шартлау яңгыраган. Өлкәннәр малайны канга баткан килеш тапкан.
Шартлау нәтиҗәсендә укучының бармаклары өзелгән. Аны ашыгыч рәвештә якындагы клиникаларның берсенә китергәннәр. Табиблар балага операция ясаган.
“Шартлаудан соң Глеб янына үтеп баручылар йөгереп килгән, канын туктаткан һәм ашыгыч ярдәм чакырткан. Малайның берничә бармагын ампутацияләгәннәр. Аңа мина-шартлау җәрәхәте диагнозы куелган”, – дип хәбәр итә чыганак.
Шартлаткычка кадаклар тутырылуы билгеле. Бу очрактан соң күпсанлы кулланучылар ата-аналарны балаларын урамда бернигә дә кагылмасын дип кисәтергә чакыра.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-11-12/bala-barmaklarsyz-kalgan-4463827 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

