Вилли псевдонимы белән җырлаучы Вилдан Шәмсетдинов авариягә очраган. Шөкер, үзенә зыян килмәгән. Авария урыныннан кадрларны ул үзенең сәхифәсендә күрсәтте.
Вилдан сөйләвенчә, ул җәяүлеләр юлы аша чыгучыга юл бирергә дип тутктаган. Ә аның артыннан килүче машина тормозга басарга өлгерә алмыйча, аңа килеп бәрелгән. Вилданның машинасына артык зыян килмәгән. Ә менә «Мазда»ның хәлләре мөшкелрәк – аны төзекләндерү таләп ителә.
Ике машина йөртүче үзара килешкән. «Юлда йөргәндә төрле хәлләр була. Икебез дә тыныч кына үз юлыбыз белән китеп бардык», – дип язды Вилдан.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/villi-avariyaga-ocragan-5876536 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

