Казанда яшәүче популяр блогер, «Ак Барс» матчларын алып баручы, «Аляска» буларак танылган Алия Мәһдиева-Рәҗәпова икенче тапкыр әни булды. Ул кызларының исемен дә хәбәр итте.
Яшь гаилә кызларына Сати исемен сайлаган.
Комментарий калдыручылар бик матур исем булуын искәртә. «Әбиең нәрсә әйтер инде», – дип тә шаярткан берәү, блогерның әбисе белән төшергән видеоларына ишарә ясап.
Алиянең ире Марат теш табибы булып эшли. Аларның Тим исемле малайлары бар.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/kazan-blogery-kyzyna-uzencalekle-isem-sailagan-5876573 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

