Фазлыевлар зур шатлыклары белән уртаклашты

-- Лейла

Алсу һәм Азат Фазлыевларның уллары Аяз парлы бию белән шөгыльләнә һәм инде югары үрләр яулый.

 Күптән түгел уллары Аяз әти-әнисен тагын бер уңышы белән сөендергән.«Ура! Безнең Аяз һәм Катя Казан Кремле кубогы турнирының җиңүчеләре булдылар. Икешәр тапкыр беренче урын яуладылар.

Ата-ана өчен баласының уңышыннан да зуррак шатлык юктыр. Күпме үҗәтлек, көч, күз яшьләре, тырышлык, йокысыз төннәр, күнекмәләр өчен матди чыгымнар нәтиҗәсе бу.

Тренерларыбызга, укытучыларыбызга, Аллаһы Тәгаләгә һәм, тәртибең һәм тырышлыгың өчен, улыбыз Аяз, сиңа рәхмәтлебез. Горурланабыз, улым», – дип язды Алсу Фазлыева үзенең сәхифәсендә.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-11-12/r-hm-tlebez-si-a-4463106

Фото: соцчелтәрләр

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле