Әнисе белән кызы берьюлы ана булган

-- Лейла

Уфада Республика клиник перинаталь үзәгендә кызыклы очрак теркәлгән.

Әнисе белән кызы бер көндә диярлек әни булган.

Яшьрәге кыз бала тапкан. Аның әнисе яңадан ана булу шатлыгын тәтегән: таза-сәламәт малай дөньяга килгән. Сүз уңаеннан, бу инде аның гаиләсендә алтынчы бала.

“Ике әнине һәм аларның сабыйларын чын күңелдән котлыйбыз. Һәр яңа көн аларга сәламәтлек, шатлык һәм чиксез бәхет бүләк итсен. Бу вакыйга безнең үзәкнең елъязмасына керде инде, ул тормышның гаҗәеп һәм матур булуына тагын бер ачык дәлил”, – дип билгеләделәр перинаталь үзәкнең матбугат хезмәтендә.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-11-12/nise-bel-n-kyzy-ber-k-nne-ana-bulgan-4463387

Фото: Перинаталь үзәкнең матбугат хезмәте

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле