Күз тиюгә каршы муенга бөти (талисман) тагу дөресме? Күз тию күренешен инкяр итеп булмый. Аның барлыгы катгый исбат ителгән.
“Ләкин, күз тиюне булдырмау өчен, муенга, тәнгә төрле әйбер тагып йөрү – хаталы эш.
Тәннең (киемнең) кайсы җирендә булса да ялтыравыклы яки башка шундый күзгә бәрелеп тора торган әйберне тагып, «кешенең игътибары шул әйбергә тартылып, күзе тимәс» дигән ышануларга нигезләнгән. Бу ысул белән балаларны явыз күздән сакларга тырышалар.
Ләкин күз тиюгә каршы иң яхшы чара һәм дәва – Коръән Кәримнән сүрәләр уку. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм аның сәхабәләре заманында бу ысул уңышлы кулланылганы мәгълүм. Гадәттә, күз тиюгә каршы «Фатиха», «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләре, «Аятел-Көрси» һәм «Каләм» сүрәсенең 51нче аяте укыла”, дип яза “Хозур дин турында”.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2025-11-13/talisman-k-z-tiyud-n-saklyymy-4465086
Фото: рixabay
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

