“Ирләрегезне кадерләргә өйрәнегез”.
“Үз фикеремне язасым килә. Барысы да ир-егетләрне гаепләргә күнеккән. Хатын-кызлар үзләре барысын да катлауландыра бит. Сөекле кешем – башка берәүнең ире. Бик күп эшли, ә хатыны ярдәм итү урынына аны һәрвакыт талый, я акча аз, я тагын нәрсәдер ошамый. Ремонт яса, төзәт, илт, алып кайт дип кычкыра. Ул аннан миңа кача. Мин аның өчен – бер йотым һава. “Хатын-кыз көлүен оныткан идем, хатыным дәгъва генә белдерә”, – ди.
Ул аңа чәчәкләр бирә, ә хатыны, берәр файдалы әйбер алса, яхшырак булыр иде, себеркесе иртәгә үк кибәчәк, дип ачулана.
Кайбер хатын-кызлар мөнәсәбәтләрдә үз-үзләрен тотарга өйрәнсен иде. Сезнеңчә, ирләр роботмы? Ул мине алдап йөртә, димәгез. Сөеклем миңа берни дә вәгъдә итми. Ләкин безнең очрашуларыбызга бик шат. Без башкаларга караганда күбрәк сөйләшәбез, көлешәбез, шаярышабыз. Бер-берегезне кадерләгез!”
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-11-13/irl-r-robot-t-gel-bit-4465956
Фото: bashinform.ru
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

