100 яшькә җитүчеләрдән киңәшләр

-- Лейла

100 яшькә җитүчеләр арасында сораштыру үткәргәннәр, алар яшьләргә түбәндәге киңәшләрен әйтеп калдырган:

Бирешмәскә. Бернигә дә карамастан, алга баруны дәвам итү мөһим.

Намуслы булырга. Үзең нинди – башкаларның да мөнәсәбәте шундый булачак.

Башкаларга колак сал. Башка кешеләргә колак салсаң, күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин.

Актив булырга. Яраткан эшләр белән шөгыльләнүне дәвам итәргә.

Оптимизмны сакларга. Позитив фикерләр проблемаларны җиңел җиңәргә ярдәм итә.

Илләр гизәргә. Тәҗрибә теләсә нинди акчадан күпкә мөһимрәк.

Тискәре хис-кичерешләрдән качарга. Күңелсез кешеләрдән, урыннардан һәм әйберләрдән ераграк торырга.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-11-14/100-yashk-it-chel-rd-n-ki-shl-r-4468071

Фото: bashinform.ru

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле