Ул Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, хәзер инде Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре дә булган Айдар Галимов белән дуэт яздырган.
«Ниһаять, зарыгып-ашкынып көтеп алынган ел дуэты! «Ирекле кош». Нәкъ шушы җыр миңа янәдән дәрт өстәде, зур сәхнәгә күтәрелергә көч бирде… Чыннан да, минем күңелем – ул ирекле кош. Күңелем ирекле булса, хыял канатларымны бер дә сындырмыйча, үземне иркен тотып яшәргә, иҗат итәргә, тамашачыларга үземнең җырларымны җиткерергә көчем җитә.
Айдар Галимов белән бергә шушы җырны башкару – минем өчен үзе зур бәхет! Аның сүзләрен Ләйлә Дәүләтова язды. Ышанып калам, иҗат җимешебез күңелегездә үз урынын алыр», – дип язган социаль челтәрләрдә Ләйлә Галиева.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-11-15/minem-k-elem-irekle-kosh-4468287
Фото: соцчелтәрләр
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

