Рөстәм Нәбиевның икетуганы СВОда эзсез югалган…

Ятим калганнан соң яшь ярымлык вакытыннан карап үстергән апасының (әтисенең апасы) улы 8 сентябрьдә хәбәрсез югалган. Тәүдә Рөстәм бу кайгылы хәбәрне аңа әйтми торган. Дәвахангә салып, үт куыгына операция ясатып, хәле арулангач ипләп кенә әйткән.

  • Үземнең чыганаклардан белештем, ул инде исән түгел, ләкин рәсми рәвештә туганымның үлеме расланмаган әле. Әлбәттә, ана кеше ахыргача баласының исән булуына өметләнәчәк. Минем апам да ышана. Бу аны эчтән тагын да ныграк “үтерә”. Мин аңа әкрен генә хәлне аңлатырга тырышам, мондый вакытта исән калуга өмет юклыгын әйтәм. Мин -реалист һәм мәгънәсез булган урында өметләнүне кирәк дип тапмыйм.

Апам, әлбәттә, туганымны мин алып кайтачагына нык ышана, ләкин әлегә бу мөмкин түгел, анда сугышлар бара һәм гәүдәне алып чыгу катлаулы. Бүген яңалыклар көтәргә генә кала. Мин якын көннәрдә СВОга гуманитар ярдәм белән юлланырга планлаштырам һәм анда бырысын да ачыкларга тырышачакмын, – дип язган Рөстәм Нәбиев.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2025-11-17/nise-is-n-buluyna-yshana-4469299

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле