Акчаны кайтарып алырга иде

-- Лейла

– Бер туганыбызга бурычка зур суммада акча биреп тордык. Хәзер ул беркайда да эшләми, акчаны кайтара алмый. Мондый очракта нишләргә була?

– Акчаны суд аша кайтарырга мөмкин. Бурычка биргәндә аны кайтару вакытын килешмәгән булсагыз, кайтару өчен 30 көн вакыт бирелә.

Тәүдә бурычка биргән кешегә акчаны кайтаруын сорап хат языгыз. Хатны уведомление белән җибәрегез. Аннары туганыгызга карата банкротлык эше ачылмаганмы яисә судтан тыш кына банкротка чыгару процедурасы башланмаганмы икәнен ачыклагыз. Банкротлык процедурасы булмаса, бурычны кайтару гомум тәртиптә башкарыла.

Бурыч 500 мең сумнан артмаса, ә аны кайтару таләбе распискага нигезләнгән булса, әлеге туганыгызның яшәү урыны буенча суд приказы чыгаруын сорап, мировой судьяга мөрәҗәгать итә аласыз. Суд приказы бер үк вакытта башкару документы да булып тора.

Сезнең очракта исә туганыгыз яшәгән район судына гариза язарга мөмкин.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-11-15/akchany-kaytaryp-alyrga-ide-4468623

Фото: соцчелтәрләр

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле