Әни кеше 6 яшьлек улын үтергән, башын – буада, гәүдәсен балконда тапканнар

Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә яшәүче хатын-кыз 6 яшьлек улын үтерүдә гаебен таныган. Баланың башын 16 ноябрьдә буада табалар. 

«Хатын-кыз баласын үтерүдә гаебен таныды», – дигәннәр ведомствода. Аны тоткарлаганнар. Тикшерү эшләре бара.

Әни кеше улын үтергән, мәетен тураклаган һәм Мәскәүдә буага илтеп ташлаган. Ул җинаять мотивларын аңлата алмый.

Баланың башы рюкзакка салынган була, аны буада табалар, шул ук көнне кич белән фатирда балконда аның гәүдәсе табыла. Әни кеше бу вакытта наркотиклардан исерек була, диелә хәбәрдә.

ЧЫГАНАК: https://ren.tv/news/kriminal/1383657-mat-obezglavlennogo-malchika-priznalas-v-ego-ubiistve

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле