Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов бишенче балаларын алып кайтырга әзерләр!
Татар эстрадасы җырчысы Гүзәл Уразова үзенең Телеграм-каналына ире Илдар Хәкимов белән видео урнаштырган. Видеода Илдар кулына бала тоткан һәм репетиция ясавын әйткән.
Артистлар гаиләсендә хәзер өч кыз -Эллари, Камилә һәм Ариана, уллары Самир үсә. Җырчының сүзләренә караганда, күп кенә язылучылар: “Самирга иптәш кирәк, биш бала булсын!» – дип тели икән.
– Илдарга әйтәм, ризамы соң инде, димен? Ариана мин үскәч, тагын бер бәбәй алып кайтабызмы, дип сорый, – дип уртаклаша социаль челтәрләрдә Гүзәл Уразова.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-11-19/bishenchese-kir-k-4472753
Фото: соцчелтәрләр
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

