Кытайлылар өчен ишекләр һәрвакыт ачык булачак

-- Лейла

Владимир Путин әлеге карарның якын арада гамәлгә кертеләчәген белдерде.

Русиягә килүче Кытай гражданнары өчен визасыз режим якын арада үз көченә керәчәк, дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзалары булган дәүләтләрнең хөкүмәт башлыклары Советы утырышында катнашучы делегацияләр башлыклары белән очрашу вакытында.

“Безнең яктан якын арада Русиягә килүче Кытай Халык Республикасы гражданнары өчен визасыз үтеп керү чаралары үз көченә кертеләчәк”, – диде ул.

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков, шулай ук сроклар турындагы сорауга җавап биреп, визасыз режим «бик тиз» кертеләчәк, дип белдерде.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/politika/2025-11-19/kytaylylar-chen-ishekl-r-rvakyt-achyk-bulachak-4473255

Фото: rutube.ru

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле