Көн саен Аллаһның рәхмәте белән уянабыз, киенеп, ашап, эшкә ашыгабыз. Тормышыбызны мул итәргә тырышып яшибез. Ләкин еш кына шөкер итәргә онытабыз.
Алай гына да түгел, ризасызлык белдерәбез: җитәрлек дәрәҗәдә сәламәт, бай, матур түгелбез дибез. Мал-мөлкәт булсын өчен, тырышлык куярга кирәк. Һичшиксез, тормыш юлы җиңел сәфәрләрдән түгел, монда сикәлтәсе дә була.
Яшәгән йортның киң, ризыгыбызның мул булуын теләсәк, шушы доганы кылырга кирәк: «Аллаһүммә-гъфирлий зәнбий үә үәссиг лий фий дәәрий үә бәәриклий фий ризкый». (Мәгънәсе: «Йә, Аллаһым, кичер мине, киң вә шатлыклы кыл яшәгән йортымны һәм миңа насыйп булган тормышымны бәрәкәтле ит!»)
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2025-11-21/bik-kir-kle-doga-4476489
Фото: Фәнүз Хәбибуллин
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

