Айгөл Бариева: “Беренче адым ясарга курыкмаучы ир-егетләр хәзер бик аз”

-- Лейла

Җырчылар Айгөл Бариева белән Илвира Хамматова яшьләрне кавыштыра башлаган.

Алар “Мәхәббәт – ул син” дигән кавыштыру проекты эшләтеп җибәргән.

Шуның кысаларында катнашырга теләк белдергән егет-кызлар бер урында очрашалар. Танышу өчен нибары 5 минут бирелә. Вакыт үткәч, катнашучы икенче берәү белән танышуны башлый. Шулай итеп, кеше бер очрашуга килеп, берьюлы берничә кеше белән таныша. Бер-берсен ошатканнар аралашуны дәвам итә ала. Әле эшне башлап кына җибәргәннәр, шулай да беренче уңышлары белән уртаклаша алалар. Бер очрашуда 68 катнашучы арасыннан 22 пар барлыкка килгән. Бу яңа проектның үзенчәлекләре турында “Шәһри Казан” Айгөл Бариевадан белешкән.

– Проект кемдә күбрәк кызыксыну уятты?

– Кызлар бик актив, әлһәмдүллиләһ. Ә егетләр азрак әле. Гомумән, беренче адым ясарга курыкмаучы ир-егетләр хәзер бик аз… Шулай да бирешмибез. Социаль челтәрдә фотосурәтләр артында качып утырып кына булмый. Сөйләшергә, аралашырга, очрашырга кирәк. Чыннан да, гаилә корасы килгән кешеләр безнең проектка кушыла ала. Безнең аерым телеграмм-каналыбыз да бар. Проект белән кызыксынучылар күп. Әле 1 ай вакыт та үтмәде, язылучылар саны 900гә җитте. Димәк, безнең эшчәнлек актуаль. “Мәхәббәт – ул син” проектында катнашу өчен бер катнашучыбыз – Чувашиядән, икенчесе – Владимирдан, өченчесе Башкортстаннан ук килде. Татарлар бөтен дөнья буйлап төрле тарафларда яши. Бәлки, киләчәктә проект дөньякүләм танылу да алыр.

– Кешенең ялгыз булуын ничек тикшерәсез?

– Паспортын карыйбыз. Калганы һәркемнең үз намусында инде.

– Ә үзегез тагын бер тапкыр гаилә корыр идегезме?

– Үземә бернинди киртәләр дә куймыйм. Чөнки Аллаһ Тәгалә безне парлы итеп яраткан. Ләкин минем өчен хисләр мөһим. Әгәр йөрәгем янмый икән, янымда ир-егет булсын дип кенә кияүгә чыга алмыйм. Әлбәттә, күңелемә якын кеше булса, бәлки. “Юк, мин бүтән гаилә кормыйм”, – дип кистереп әйтмим. Барысы да Аллаһ кулында”.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/aigol-barieva-kyzlar-bik-aktiv-alhamdullilah-a-egetlar-azrak-ale

Фото: соцчелтәрләр

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле