Антибиотикларны табиб белән киңәшләшми эчсәң…

-- Лейла

Уфа табибы антибиотикларны киңәшләшми куллануның нәтиҗәләрен аңлатты.

Антибиотикларны үз-үзеңә билгеләү кеше организмындагы бактерияләрнең аларга ияләшүенә һәм тотрыклы булуына китерергә мөмкин, дип белдерде Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсе табибы Эльвира Минһаҗева. Бу хакта “UfaNovosti.ru” порталы яза.

Антибиотикларны контрольсез, кайчак хәтта ике яки өч даруны берьюлы куллану аллергик реакция, дисбактериоз, эчәклек системасы органнары кандидозы, фарингомикоз китереп чыгарырга мөмкин.

Табиблар еш кына вируслы инфекцияләр вакытында пациентларның үз-үзләренә «кирәк була калса» дип, антибиотик билгеләүләре белән очраша. Шул рәвешле алар организмга зыян гына китерә.

Доктор бактерияләрнең файдалы, шартлы рәвештә куркыныч һәм кеше организмы өчен куркыныч булуы турында аңлата. Иммун системасы какшаган очракта шартлы-патоген микроорганизмнар кеше өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Куркыныч бактерияләр аз микъдарда да сәламәтлеккә җитди проблемалар китерергә мөмкин. Андыйларга туберкулез микобактерияләре, холера вибрионы микобактерияләре, клостридияләр, алтынсу стафилококк, эчәклек таягы, стрептококк һәм башкалар керә. Алар очрагында антибиотиклар гына ярдәм итәчәк. Ләкин аларны табиб билгеләве буенча һәм күрсәтелгән дозировкада кабул итәргә кирәк.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2025-11-20/zyyany-tagyn-da-kurkynychrak-4475625

Фото: ИА «Башинформ»

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле