Урамда кемдер банк картасын төшереп калдырган. Аны минем апам тапкан да нишләтергә дә белми. Полициягә илтсәң, урлашуда гаепләүләре ихтимал дип курка. Бу очракта нишләргә кирәк?
─ Урамда табылган чит банк карталарын якындагы полиция бүлегенә яки банкка илтергә кирәк. Аны файдалануга караганда, юк итү җиңелрәк. Әгәр дә үзеңә калдырсаң һәм аның белән кибеттә исәп-хисап ясасаң, “урлашу” мәддәсе буенча җаваплылык каралган. Бу җинаятьнең авыр составы.
Чит банк карталарын куллану өчен, шулай ук, “түләү акчаларының хокуксыз әйләнеше” мәддәсе буенча җәза яный.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-11-22/bank-kartasy-tapsa-4477917
Фото: https://er-consulting.ru/articles/chto-delat-esli-nashel-chuzhuyu-bankovskuyu-kartochku/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

