Ришат Төхвәтуллин күңелсез хәлгә юлыккан

-- Лейла

Бу хәл Лениногорск ягында булган.

Төркемнең автобусын инвалидлар өчен билгеләнгән урынга куйганга, җырчыга ГАИ хезмәткәрләре белән аңлашырга туры килгән. Тәртипне команда егетләре бозган, ә кызарырга Ришатка туры килгән. Бу хакта “Интертат” язган.

«Хәерле иртә, дуслар! Кичә автобусны егетләр ярамаган урынга куйган. Мине бүген иртән үк ГАИга чакырттылар. Чөнки машина минем исемдә», – ди ул сторисларында.

Автобусны штрафстоянкага алып китәргә өлгермәгәннәр, җырчыга штраф түләргә генә туры килгән.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-11-22/egetl-r-chen-rishat-kyzargan-4477815

Фото: соцчелтәрләр

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле