Бу сүзләрне шаярып та әйтергә ярамый!

-- Лейла

Еш кына кешеләрнең (хәтта, мин Аллаһка ышанам, мин – мөселман, дип әйтүчеләрнең дә) дин темасына шаяруларын, көлүләрен яисә түбәндәге сүзләрне әйтүләрен ишетергә туры килә.

“Ислам, Аллаһ Тәгалә турындагы мәзәкләр сөйләү, Аллаһ Тәгаләнең сыйфатларына һәм аның вәгъдәләренә ышанмау (мәсәлән, Аллаһ хәрам кылганнарын хәләл кылу (“Дуңгыз ите хәләл” дип әйтү), “Әй, җәһәннәм юк ул”, “Мин барыбер җәннәткә эләгәм”, яки, киресенчә, “Мин барыбер җәһәннәмгә эләгәм”, “Кем әйтте җәһәннәм уты бар дип”, “Намаз укымасаң да була, иң мөһиме – күңелеңдә дин булсын” кебек сүзләр, шундый уйлар) кешене Исламнан чыгара.

Мондый сүзләр ялгыш кына да әйтелсә дә кеше Исламнан чыгып киткәнлеген сизми калырга да мөмкин.

Ә диннән чыккан кешенең ни гыйбадәте, ни намазы, ни уразасы, ни догасы кабул булмый. Андый кешегә шунда ук шәһадәт әйтергә һәм тәүбә кылырга кирәк. Шуңа күрә көн дәвамында шәһадәт китерү файдага гына булачак”, – дип яза “Хозур дин турында”.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2025-11-24/bu-s-zl-rne-shayaryp-ta-yterg-yaramyy-4480135

Фото: Динар Кәлимуллин

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле