Илмира Нәгыймова изге урыннарда йөри. Шуны да ошатмаучылар табылган…
Согуд Гарәбстанында кече хаҗ – гомрә йолаларын башкаручы популяр татар җырчысы Илмира Нәгыймова хейтерларына мөрәҗәгать итте. Артистка сүзләренчә, ул үзенең гөнаһлары өчен Аллаһ каршында җавап бирәчәк, ә язылучылар алдында түгел. Ул барысына да Мәккәдә булуларын һәм бу изге урынны күрүләрен тели.
Җырчыны социаль челтәрләрдә бик күп кеше күзәтә. Аларның күбесе аңа игелек һәм тынычлык теләп яза, әмма Нәгыймованы тәнкыйтьләүчеләр дә бар, хәтта мөселманнар өчен изге урыннар турында тискәре комментарийлар да язалар.
“Әшәке сүзләр язудан туктагыз! Зинһар, бу изге урыннар турында бернинди начарлык язмагыз! Дингә ихтирам күрсәтегез! Аллаһы Тәгалә сезнең иманыгызны ныгытсын һәм Аллаһ йортында булу мөмкинлеген бирсен. Керфекләргә килгәндә… Мондый керфекләр белән укылган намаз аны бөтенләй укымаганга караганда яхшырак. Татуаж, перманент та тәһарәт алуны боза, диләр. Ләкин гыйбадәт кылмас өчен болай акланырга ярамый. Иң мөһиме – сезнең мәхәббәтегез һәм Ходайга ихлас карашыгыз. Бу – минем тормышым, һәм мин үз гөнаһларым өчен сезнең алда түгел, ә Ходай каршында җаваплы булачакмын… Мине ничек яшәргә, ничек киенергә өйрәтергә кирәкми! Үз тормышыгызны һәм балаларыгызны күзәтегез”, – диде ул бу кешеләргә.
Җырчы, шулай ук, мәчеттәге күгәрченне күрсәтте, ул да, гүя, кешеләр белән беррәттән гыйбадәт кыла. Үтеп баручылар барысы да аны видеога төшерә. “Бу изге урын турында әшәкелекләр язарга кешеләрнең ничек теле әйләнә икән?” – дип язган Илмира Нәгыймова.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-11-27/nichek-telegez-yl-n-4483350 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

