Авыруның догасы – фәрештәләр догасы кебек

-- Лейла

“Якыннарым авырый. Кешегә авыру ни өчен җибәрелә? Авырганда дога булыша аламы? Мондый вакытта Аллаһка ничек мөрәҗәгать итәргә?”

“Без, һичшиксез, сезне бераз – курку белән, бераз – ачлык белән һәм малларыгызга, җаннарыгызга (бакча-басуларыгызга афәтләр җибәреп), уңышларыгызга бераз зыян китерү белән сыныйбыз. (Рәсүлем!) (Сынауларга) Сабыр итүчеләрне (Җәннәт белән) сөендер!” (“Әл-Бәкара” сүрәсе, 155нче аять).

Мөселман кешесе тормышта авырлык белән җиңеллекнең янәшә баруын аңлый һәм төшенкелеккә бирелмичә генә килгән кыенлыкларга сабыр итә белә.

Авыру биреп, Аллаһ Тәгалә безнең күңелләрне чистарта. Авырлыкны Ул гөнаһларыбыз аркасында яки алдагы тормышыбыздагы сынау өчен яки Аның каршында дәрәҗәбез артсын өчен бирә. Кеше аз гына авырып сызланып куйса да, шуның бәрабәренә аның бер гөнаһы кичерелә дип килә хәдисләрдә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Авыру кешенең догасы – фәрештәләр догасы кебек”, – дигән.

Бу – авыру кешенең дә догасы турыдан-туры кабул була дигән сүз. Димәк, Раббыбыздан дәва-шифа сорарга иренмәскә кирәк.

Тирмизи хәдисләр җыентыгындагы Әнәс бине Мәликнең риваяте буенча, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай куша торган булган: “Берәр җирең авыртканда кулыңны шул авырткан җиргә куй һәм шушы доганы кабатла”: “Бисмилләәһи әгууз̣ү бигыйззәтилләәһи вә кудратиһи мин шәрри мәә әҗидү мин вәҗәгый һәз̣әә” (“Аллаһ исеме белән. Башыма төшкән бу авыруның көченнән Аллаһының бөеклегенә һәм кодрәтенә сыенам”)”, – дип яза “Хозур дин турында”.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2025-11-27/avyruny-dogasy-f-resht-l-r-dogasy-kebek-4483753

Фото: рixabay

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле