Популяр татар җырлары авторы буларак танылган композитор Роза Сәхаветдинова вафат. Бу турыда җырчы Алмаз Мирзаянов социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.
«Без нинди зур шәхесне югалтуны аңлап бетермибез. «Чияле тау», «Үзең бүләк», «Үтте дә китте яшьлегем», «Һәр көнне керәсең төшемә», «Шәмдәлемдә соңгы шәмем сүнде», «Танго» һәм тагы бик күп җырларны иҗат иткән ул. Рухы шат, җаны җәннәттә булсын», – дип яза ул.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/populyar-tatar-yrlary-avtory-roza-saxavetdinova-vafat-5876885 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

