Рөстәм Нәбиев хатыны Индирага кыйммәтле бүләк ясаган

-- Лейла

Бу вакыйгага ул Индираның әти-әнисен дә чакырган. Матур урман буенда Рөстәм чәчәк бәйләме белән Индира каршысына килеп баса һәм рәхмәтен белдерә.

– Мин сине бик нык яратам! Ләкин мин үз мәхәббәтемне сүзләр белән түгел, ә эш-гамәлләрем белән исбатлыйм. Минем тормышымда булганың өчен сиңа бик зур рәхмәт! Син миңа кайчандыр бүгенгене һәм киләчәкне бүләк иттең, гаиләбез өчен, балаларыбыз өчен рәхмәт. Синең ярдәмең белән мин күпбалалы әти булдым, мин моның турында бик нык хыяллана идем, – ди ул.

Рөстәм хатынының әти-әнисенә шушындый кыз үстергәннәре, 10 ел элек Индираның сайлавын кабул итүләре өчен аерым рәхмәт әйтә.

“10 ел элек син үзең өчен бик җитди сайлау ясадың. Әти-әниеңә синең минем белән калуыңа каршы килмәгәннәре өчен зур рәхмәт! Алар синең минем белән бәхетле икәнеңә ышана дип бик өметләнәм. Син дә бу адымың өчен бер дә үкенмәнсеңдер дип уйлыйм”.

Шуннан соң ул аңа машина ачкычларын тапшыра һәм алар янына кызыл бант белән бизәлгән затлы машина килеп туктый. 

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-11-29/tormyshymda-bulgany-chen-r-hm-t-4486370

Фото: видеодан скрин

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле