Җырчы Габделфәт Сафин социаль челтәрләр турында үз фикерен җиткерде.
“Әгәр социаль челтәрләрне ябу турында уйланылмаса, адәм балалары тиздән психик авыруга әйләнеп бетәчәк. Климат үзгәреше дә бу процессны тизләтер.
Әгәр ул ябылса, ялкаулык, гайбәт, “самолюбование”, “напоказ” яшәү, өлгермәү бетәр, кешеләр аралаша, аяклар да йөри башлар. Болай барса, яшьләр надан калачак.
Башта бер стресс булып алыр инде. Бераз булса да швабра белән идән юарга, китаплар укырга кирәк. Мускуллар эшләмәгәч, баш ничек эшләсен!
Аннары бу эстрадага да кагыла. Узыша-узыша фотолар куеп, популярлык артыннан куып, интрига тудыруда ярышучылар артты. Алга таба ул интрига әшәке юллар белән тудырылырга мөмкин. Бу – бик зур бәла. Ә калганнар шуны “чәйнәп”, күренмәгән кешеләр белән талашып, психланып ята. Мәскәүдә сәхнәдә эчке киемнән генә микрофон тотып йөрүчеләр бар, тиздән бу хәл безгә дә килеп җитәргә мөмкин, чалымнары бар инде”, – дигән ул.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-12-03/tizd-n-psihik-avyruga-yl-n-kurkynychy-bar-4490804
Фото: соцчелтәрләр
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

