Шәһәрдә еракка яктыртучы фаралар белән йөргән өчен машина йөртүчегә 500 сум штраф яный.
Бу хакта «Татар-информ»га «Халык фронты. Аналитика» эксперты, Халык фронтының «Автомобильчеләрнең хокукларын яклау» эшче төркеме җитәкчесе Петр Шкуматов хәбәр итте.
«Еракка яктыртучы фаралар белән йөрү тыелган очракта, мәсәлән, торак пунктта яктыртылган юлда еракка яктыртучы фаралар кушып йөргән машина йөртүчегә 500 сум күләмендә штраф яки кисәтү яный», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Белгеч аңлатканча, автомобиль йөртүче бу очракта тышкы яктылык приборларыннан файдалану кагыйдәләрен боза. Моның өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.20 маддәсендә җаваплылык каралган.
Чыганак: https://vatantat.ru/news/saharda-erakka-iaktyrtucy-faralar-belan-iorgan-ocen-straf-ianyi-110074
Фото: https://www.shadr.info/news/2023/01/13/23538-za_neuplatu_shtrafa_nekotorie_kategorii_grazhdan_mogut_zapl/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

