Африка кызы татарча җырлый башлаган

-- Лейла

Пермь өлкәсе Седяш авылы егете Марат Дәүләевның тормыш иптәше, Африка кызы Нгамбо җырлый башлаган. Яшь гаилә егетнең туган авылында тормыш корган, кечкенә кызлары да бар.

Интернетта таралган видеода күренгәнчә, Нгамбо авылда «Әниләр көне»нә багышлап уздырылган бәйрәмдә «Уфтанма» җырын башкарган. Әнисенә ярдәмгә сәхнәгә кечкенә Ясминә дә чыккан.

Халык бик яраткан яшь киленнең татарча җырлавын, кайберәүләр туган телен белмәгән киленнәргә төрттереп тә алган.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/yashlek/2025-12-03/tatar-kilene-nindi-teld-yrlyy-4492058

Фото: социаль челтәрдән

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле